<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><hymn_number>46</hymn_number>
<lyrics>[V1]
 Данлагыз сез, данлагыз Алланы
 Һәр яңа көн җирдә туганда.
 Данлагыз сез авыр минутларда,
 Һәм шатлыктан күңел тулганда.

[C1]
   Данлагыз сез ихлас күңелдән
   Йөрәк түреннән.
   Данлагыз сез һәр көн Аны
   Җыр белән.

[V2]
 Данлагыз сез, данлагыз Алланы,
 Һәр мизгел сез Аны данлагыз!
 Данлагыз сез, Аның Мәхәббәтен,
 Аның бөеклеген данлагыз!

[V3]
 Данлагыз сез, данлагыз Алланы,
 Данлагыз сез гомер буена.
 Тик Ул гына безне яратучы,
 Безне коткаручы Ул гына.</lyrics>
<title>Данлагыз сез Алланы</title>
</song>